АГИМСта “Яшьләргә патриотик тәрбия бирүнең актуаль проблемалары” дигән фәнни-практик конференция булды

2014 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе
17 гыйнварда Әлмәт дәүләт муниипаль хезмәт институтында (АГИМС) “Яшьләргә патриотик тәрбия бирүнең актуаль проблемалары” дигән темага республика фәнни-практик конференциясе булды. Конференциядә Әлмәт, Лениногорски, Бөгелмә, Балык Бистәсе, Түбән Кама, Сарман, Азнакай муницпаль районнарыннан гомуми белем мәктәпләре, гимназия, лицей укытучылары, мәктәпкәчә балалар учреждениеләре тәрбиячеләре, Казан федераль университетының Алабуга институты, АГИМС, Лениногорски нефть техникумы, Лениногорски политехник көллияте студентлары һәм укытучылары катнашты.

Пленар утырышта Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Василий Самойлов, Әлмәт шәһәре һәм районы буенча гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы Евгений Гурков, Әлмәт муниципаль районының балалар һәм яшьләр идарәсе җитәкчесе Родион Карпов чыгыш ясады.

Ирек Бәдретдинов тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International