Әлмәттә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары җыелган кешеләрнең квартирларын йөреп чыгу дәвам итә

2014 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе
Рейдларда гавами мәгълүмат чаралары, шул исәптән “Луч” һәм “Әлмәт-РТВ” телекомпанияләренең видеога төшерү төркемнәре катнаша. Алынган сюжетлар кичке яңалыкларда күрсәтеләчәк.

Рейдларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары 3 айлык яки аннан да күбрәк җыелган гражданнар эләгә. Гыйнварның 20 көне эчендә 2000нән артык квартир йөреп чыгылды, 1500 дән артык кеше бурычларын капларга тиешлек турында язмача хәбәр алды. Бурычлары аеруча күп җыелган кайбер кешеләргә “КИТ” системасы куелды, гадирәк итеп әйткәндә, канализацияләре ябылды.

Шундый йөреп чыгулар узган елның соңгы айларында да булган иде. Нәтиҗәдә вакытында түләмәүчеләрдән 10 миллион сумнан артык акча җыеп алынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International