Татарстанда 30 градус суыклык көтелә

2014 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе
ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мөхитны күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, якын көннәрдә безне каты салкыннар көтә. 20 гыйнвар, дүшәмбе көнне Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава, төнлә 27 градуска кадәр салкын булды, көндезге температура минус 17-22 градус. 21 гыйнварда бик аз гына йомшартачак: төнлә минус 20-25 градус, аязганда 28 градуска кадәр, көндез 17-22 градус салкынлык.

Озак сроклы прогнозларга караганда, салкыннанр тиз генә китәргә уйламый: һәрхәлдә, атна дәвамында төннәрен 25 градуска кадәр салкын торачак, көндез дә температура -17 градустан артмас дип фараз ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International