Роспотребнадзор кызамык белән авыручылар күбәеп китү сәбәпле прививкалар ясатырга чакыра

2014 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе
Россиядә кызамык белән авыручылар саны нык артып китте. Балаларына бу чиргә каршы прививка ясатмаган ата-аналар аларның сәламәтлеген һәм тормышын куркыныч астына куя, дип кисәтә Роспотребнадзор.
Курски өлкәсендә профилактика чараларыннан баш тарткан дини оешма әгъзалары арасында 90нан артык кеше авырган. Астрахань өлкәсендә һәм Дагстан Республикасында кызамык белән авыручылар күп ачыкланган.
Кызамык иң йогышлы авыруларның берсе, ул сулыш органнары аша үтеп керә. Ул бигрәк тә балалар өчен куркыныч, гарип калдырырга яки үлемгә китерергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International