Генераль директор нефтьчеләрнең узган елны уңышлы тәмамлануы әйтте. 26,107 миллион тонна кара алтын чыгарылган. Ул 2012 елга караганда 0,4 процентка артыграк. Россиянең башка төбәкләрендә табылган нефть тә аз түгел – 312 мең тонна. Табигый битумны эшкәртү дә актив алып барылган. Шин комплексы да начар нәтиҗәләр күрсәтмәгән, продукциянең сыйфатын күтәрүгә ирешелгән. “Танеко”ның да куәтен арттыра баруы ассызыкланды. “Татнефть” хезмәткәрләр, ветераннар алдындагы барлык социаль гарантияләрне, күмәк килешүдә билгеләгәннәрне үтәгән.
Белгәнебезчә, Наил Магановның генераль директор постын биләвенә берничә ай гына. Сорауларга җавап биреп, ул алда да төп стратегияне нефть чыгаруны тотрыклыландыру юнәлешендә күрүен әйтте.
– Нәрсәне дә булса алыштыруга нигез юк. Кызыклы
проектлар булса, без алардан файдаланачакбыз, – диде баш нефтьче.