«Мисс Татарстан-2014» конкурсының финалында “Мисс Әлмәт” Розана Исмәгыйлова катнаша

2014 елның 19 гыйнвары, якшәмбе
Татарстанның иң чибәр кызы «Мисс Татарстан-2014»не сайлауга бик аз вакыт калды. Район, шәһәр конкурслары, ниһаять, республика конкурсының соңгы сайлап алу туры артта калды. Аларда 130дан артык кыз катнашты.
Финалга чыгу өчен Казан, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Алабуга, Чистай, Яшел үзән, Лениногорски, Азнакай, Әлмәт, Әгерҗе, Апас һ.б. шәһәрләрдән, районнардан килгән кызлар ярышты.
17 декабрьдә Әлмәт «Мисс Татарстан-2014» конкурсында катнашу өчен үз чибәрен сайлаган иде. Ул АГНИ студенты Розана Исмәгыйлова булып чыкты.
Әлмәт конкурсы финалында катнашучыларның бөтенесен дә 22 декабрьдә Казанга сайлап алу конкурсының йомгаклау турына чакырганнар иде. һәм Розана Исмәгыйлова конкурсның финалында катнашучы 46 дәгъвачы арасына үтте. Конкурс финалында ул Әлмәттән бердәнбер кыз, бәлки әле нәкъ менә Әлмәт гүзәле “Мисс Татарстан” булыр. Уңышлар телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International