“Татнефть” ААҖ генераль директорының матбугат конференциясе

2014 елның 19 гыйнвары, якшәмбе
“Татнефть” ААҖдә генераль директор Наил Маганов федераль һәм республика матбугат органнарының вәкилләре белән матбугат конференциясе үткәрде. Ул узган елгы эш нәтиҗәләренә һәм проектларга бәя бирде, 2014 елга планнар белән таныштырды.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, 2013 елда нефть чыгару күләме 26 млн 107 мең тонна тәшкил иткән. Финанс-икътисади күрсәткечләр югары дәрәҗәдә булыр дип көтелә.
Генераль директор журналистларның күп сорауларына җавап бирде. Чара кысаларында шулай ук Татарстан нефтенең 70 еллыгына багышланган конкурста җиңеп чыккан журналистларга бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International