Бүген Бөтендөнья дин көне билгеләп үтелә

2014 елның 19 гыйнвары, якшәмбе
Һәр елны гыйнварның өченче якшәмбесендә БМО инициативасы белән Бөтендөнья дин көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең төп идеясе шуннан гыйбарәт: “Дин берләшү өчен сәбәп булырга тиеш”. Бу исә хәзерге дөньяда диннең роленә тагын бер кат игътибар юнәлдерү дигән сүз.
Кешелек тарихында бик күп диннәр, инанулар булуы мәгълүм. Шулар арасында иң киң таралганы өч дин: христианлык, ислам һәм иудаизм. Дөнья халкының тагын байтак өлеше буддизм, индуизм, зороастризм кебек диннәр тота.
Диннәр дөньясы – кешелекнең бер байлыгы ул, алар ныклап өйрәнүгә, игътибар итүгә һәм саклауга лаек. Ә рухи өлкәдә үзара түземлелек хәзер һәм киләчәктә тыныч яшәүнең нигезе булып тора. Шуңа күрә бүгенге төп бурыч – динне начар максатларда файдалануга, бигрәк тә экстремизм хәрәкәтендә байрак итеп алуга каршы тору, шул ук вакытта кешеләр тормышының барлык өлкәләрендә аның иҗат егәре артсын өчен шартлар тудыру.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International