Татарстанда гадәти пенсионер 9851 сум пенсия ала

2014 елның 19 гыйнвары, якшәмбе
Россия пенсия фондының ТР бүлеге җитәкчесе Марсель Имамов мәгълүматларына караганда, республикада 1 млн 75 мең кеше, ягъни халыкның 28%ы пенсия ала. Бер ел эчендә Татарстанда пенсионерлар саны 15,5 мең кешегә арткан. ТРда пенсияләрнең уртача күләме 9,8%ка үскән, хәзер ул 9 мең 851 сум тәшкил итә.
2014 елның 1 февраленнән хезмәт пенсияләрен 6%ка индексацияләү көтелә. 1 апрельдән хезмәт пенсияләре тагын 2%ка, социаль пенсияләр 17,6%ка артачак. Моннан тыш август аенда эшләүче пенсионерларның пенсияләрен елдагыча кабат исәпләү булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International