Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүнең актуаль проблемалары

2014 елның 18 гыйнвары, шимбә
17 январь көнне Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында “Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүнең актуаль проблемалары”дип исемләнгән республика фәнни– гамәли конференциясе булып узды. Оештыручылар билгеләп узганча, чарада катнашырга теләк белдереп 130 дан артык кеше гариза биргән. Мәктәп, урта һөнәри һәм югары уку йортларында белем бирүче педагогларның иң уңышлы дип табылган эшләре сайлап алынып, китап итеп бастырып чыгарылган.Әлеге җыентык белем бирүче учреждениеләрдә эшләүчеләр өчен кулланма әсбап булып тора.

“Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүнең актуаль проблемалары”дигән конференциянең пленар өлешендә Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов, ӘДМХИ ректоры Ильяс Салахов, Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Родион Карпов, Хәрби комиссариатның гражданнарны хәбри хезмәткә чакыруга әзерлек бүлеге җитәкчесе Евгений Гурков катнашты. Чыгыш ясаучылар патриотик тәрбияне нинди юнәлештә алып барырга кирәклеге турында үз фикерләре белән уртаклаштылар, башкарылган эшләр мисалында яңа төрле формалар тәкъдим ителде.

Конференциянең икенче өлешендә эш секцияләрдә дәвам итеп, фәнни эшләр һәм докладлар тыңланды, резолюция кабул ителде.

Фәрдия Хәсәнова
Автор фотолары


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International