Габдрахман югары мәдәниятле һәм үрнәк тәртипле авыл булырга тиеш

2014 елның 18 гыйнвары, шимбә
Габдрахман югары мәдәниятле һәм үрнәк тәртипле авыл булырга тиеш. Шушы көннәрдә генә авыл җирлегендә булып узган отчет җыелышында шундый максат куелды. Аның эшендә Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Айдар Каюмов, ТР Дәүләт Советы депутаты Ш. Тәхаветдиновның ярдәмчесе Рөстәм Гарипов, “Ярыш” хуҗалыгы җитәкчесе Равил Шәяхмәтов, авыл җирлеге Советы депутатлары, төрле служба вәкилләре катнашты.

Габдрахман авылы җирлеге башлыгы Өлфәт Усманов докладыннан күренгәнчә, торак пунктта 1622 кеше исәптә тора. Шуларның 265е промышленностьтә, 137 се бюджетта, 38 е колхозда эшли, 48 кеше эшсезләр исемлеген тулыландыра.

Торак – коммуналь һәм яшәү шартлары буенча, Габдрахманга тигезләшер авыллар бик сирәктер. Узган ел мәдәният йортына кушып салынган янкорма бинасында спорт, бию белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган. Чәчтараш, кафе, табиблык амбулаториясе, мәчет,мәдрәсә һәм башка социаль объектлар тулы көченә эшли. Өлкәннәр бигәк тә почта һәм банк филиалының булуына сөенә.

Агымдагы елда Габдрахман авылына нигез салынуга 285 ел тула. Бу датаны да зур һәм истә калырлык итеп оештыру максаты белән яшиләр биредә. Мәдәният йорты директоры булган уңышларны һәм ирешелгәннәрне саклау, киләчәктә дә үстерү өчен мәдәният өлкәсендә белгечлер кирәклеге хакында чаң сукты. “Хәзер эшли торганнар,барыбыз да пенсионерлар, алмаш кирәк. Аларны кызыксындыру, авылга тарту өчен торак мәсьәләсен хәл итү мөһим ”- диде ул.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән сәламләп, Айдар Маратович авыл халкын районның икътисади һәм социаль юнәлештәге күрсәткечләре белән таныштырды, залда утыручыларның сорауларга җавап бирде.

Фәрдия Хәсәнова
Автор фотолары
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International