Бүген православие динендәгеләр өчен бәйрәм – Крещение сочельнигы

2014 елның 18 гыйнвары, шимбә
Бәйрәм уңаеннан Татарстан Гадәттән тыш хәлләр минстрлыгы шуны искәртә. Гыйнварда көннәр җылы торганлыктан шәһәр күлендә боз юка, анда бәкедә коену мөмкин түгел. Шул сәбәпле анда Крещение коенулары үткәреп булмый, коенулар Ямаш авылындагы чишмәдә үтәчәк. Теләгән кешеләрнең һәммәсе дә шунда кирәк кадәр адреналин алырга мөмкин. Гәрчә, дин белгечләренең әйтүенчә, коену ул мәҗбүри бурыч түгел, ә халык традициясе. Православие динендәге кеше бу көнне чиркәүгә барырга, гыйбадәттә катнашырга, изге су тутырып алырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International