Казанда республика агросәнәгать комплексы прдприятиеләре җитәкчеләренең укуы булачак

2014 елның 18 гыйнвары, шимбә
Киләсе атнада Казанда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең укуы булачак. Анда төп игътибар агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеген күтәрү юлларына һәм Россиянең Бөтендөнья сәүдә берләшмәсенә керүе уңаеннан җитәкченең роленә юнәлтеләчәк.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитәкчеләренә хезмәт базары, АСК предприятиеләрендә конфликтларны җайлау, эш мөнәсәбәтләре психологиясе һәм халык алдында үтемле чыгыш ясау турында сөйләячәкләр.

Сүз шулай ук уңышны иминиятләштерү, авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфаты өлкәсендә күзәтчелек, энергиянең альтернатив чыганакларын файдалану һ.б. турында барачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International