Штрафларын күпләп түләмәүчеләрнең исемнәрен ГИБДД сайтында күреп булачак

2014 елның 18 гыйнвары, шимбә
ТР Эчке эшләр министрлыгының ГИБДД идарәсе рәсми сайтында штрафларны күпләп түләмәүчеләрнең исемнәре иглан ителде. Анда шулай ук эчкән хәлдә машина йөрткән өчен һәм шик туган очракта медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән кешеләрнең исемнәрен дә укырга була.

Исемлек көн саен яңартылып торачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International