ГИБДД шәхси транспортта юлга чыгудан тыелып торырга киңәш итә

2014 елның 18 гыйнвары, шимбә
Кар бик күп яву, җил көчәю сәбәпле юлларда шартлар начарайды. ГИБДДның дежур бүлегенә аварияләр турында хәбәрләр күп килеп тора. Шул уңайдан ГИБДД шәһәрләрдә йөргәндә аеруча сак булырга, һәлакәткә тарымас өчен тизлекне нык чамаларга, бик тә кирәк булмаганда үз машинаңда йөрүдән тыелырга киңәш итә. Дәүләт автоинспекциясе шулай ук автомобильләрегезне юл читендә калдырмавыгызны ныклап сорый, чөнки алар бердән җәмәгать транспортына, икенчедән, юл чистарту техникасына комачаулык тудыра. Кагыйдәләрне сакламыйча юлда калдырылган машиналар махсус урыннарга эвакуацияләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International