Әлмәттә бурычларын түләмәүчеләр белән көрәш дәвам итә

2014 елның 18 гыйнвары, шимбә
Әлмәттә коммуналь-торак хезмәтләре өчен бурычлары җыелган кешеләрнең квартирларын йөреп чыгу дәвам итә. 16 гыйнварда шәһәрнең ике микрорайонында һәм Түбән Мактама бистәсендә рейдлар үткәрелде. Вәлиев урамындагы №4 йортта, Гафиятуллин урамындагы №58 һәм Бигәш урамындагы №133 йортта торучылар бурычларын капларга тиешлек турында язмача хәбәр алдылар. Шул ук көнне бурычлары аеруча күп җыелган кайбер кешеләргә “КИТ” системасы куелды, гадирәк итеп әйткәндә, канализацияләре ябылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International