“Юл приставы” юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны җыярга ярдәм итә

2014 елның 18 гыйнвары, шимбә
2013 елның ахырында Әлмәт суд приставлары бүлеге тарафыннан үткәрелгән рейдлар нәтиҗәсендә 40лап бурыч иясе ачыкланды. Рейдлар “Юл приставы” программалы комплексы кулланып үткәрелә, ул безнең шәһәргә 2013 елның декабрендә кайтарылды.

Туктаткан урында 45 мең сумнан артык штраф түләтелде, шуның 10 мең сумы чамасы – ГИБДД штрафлары. Өч автомобильгә арест салынды, аларның кайберләрен түләнмәгән бурычларны каплау өчен сатып җибәрү мәсьәләсе карала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International