Нефтьчеләр башкаласында милли спорт татар көрәше батырларын тәбрикләделәр

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе
 Узган елның февраль аенда республикакүләм узган ярышлардан соң Әлмәтне милли спорт татар көрәше башкаласы дип атаганнар иде. Әлеге абруйлы исемне безнең спортчылар зур горурлык белән саклый, елдан – ел җиңүләрнең санын арттырып, ирешелгәннәрне ныгыта. Татарстан, Әлмәт шәһәре өчен зур вакыйгалар белән тарихка кереп калган 2013 елда узган күп санлы республика, бөтенроссия, халыкара ярышларда югары профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясап, зур җиңүләргә ирешкән Әлмәт командасы гомуми нәтиҗәләр буенча быел да беренче урында.

Ел дәвамында зурлар арасында узган ярышларда бөтен кубокларны да диярлек әлмәтлеләр алды. Көрәшчеләрнең иң олы уңышлары Муса Җәлил призына бөтенроссия, Түбән Кама шәһәрендә Данил Галиев, “Татнефть” ААҖ кубогы турнирларында җиңү. Башкалабыз Казанда традицион Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы турниры, Татарстан чемпионаты да безнекеләр өчен уңышлы булды. Милли көрәш буенча Россия чемпионатында 6 Әлмәт көрәшчесенең катнашып, 5 алтын, 1 көмеш медальгә лаек булуы нефтьчеләр башкаласында чын батырлар яшәвен һәм эшләвен тагын бер кат раслый.

Бүген Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында муниципаль районның горурлыгы булган милли көрәш батырларын бүләкләү тантанасы булып узды. Чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, Премьер– министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры, республиканың татар– башкорт милли спорт “Көрәше” федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, милли көрәш үсешенә һәртөрле ярдәм итүче оешма һәм предприятие җитәкчеләре, спортчылар һәм спорт сөючеләр катнашты.
Милли көрәш юнәлешендә ирешелгән уңышлар, беренче чиратта, район җитәкчелеге, милли көрәш федерациясенең бер максатларга юнәлдерелгән уртак эшчәнлеге нәтиҗәсе. Соңгы елларда спортның әлеге төренә карата мөнәсәбәт тамырдан үзгәрде. Шәһәрдә генә түгел, авылларда да көрәш секцияләре ачыла, балалар, яшүсмерләр арасында төрле бәйгеләр оештырыла.

Тантананы ачып, район башлыгы зур горурлык хисләре белән Әлмәт спортчыларының иң олы җиңүләрен тагын бер кат барлап узды, республика җитәкчелегенә , татар–башкорт милли спорт көрәше федерациясенә, нефтьчеләргә олы рәхмәтен белдерде. “Яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту, спортта дәвамлылык булдыру, ирешелгәннәрне саклап, яңадан – яңа үрләр яулау киләчәккә билгеләнгән максатлар,”–диде Мәҗит Хаҗипович.
Әлмәт районының милли спорт“Көрәш” Федерациясе бүлеге рәисе, “Татспецтранспорт” идарә итүче компания директоры Ирек Мөхәммәтшин “Әлмәт шәһәренә 60 ел “ юбилей билгесе белән бүләкләнде.Тантаналы чарада районның абруен үстерүгә үзләреннән лаеклы өлеш керткән спорт ветераннары, тренерлар һәм спортчылар “Яхшыдан яхшылар” , “Әлмәт көрәшенең горурлыгы”, “Спортка хезмәт итү”, “Җиңүгә ихтыяр”, Спортның киләчәге” номинацияләрендә билгеләп үтелделәр. Аларга республика татар– башкорт милли спорт “Көрәш” федерациясе, Башкарма комитет һәм Советның Мактау грамоталары , Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Марат Әхмәтов үзенең чыгышын шигырь юллары белән башлап, Әлмәт спортчыларын “Егетләрнең–егетләре, ут–ялкын кебекләре”,– дип атады. Федерация рәисе Әлмәтнең милли спорт татар көрәше башкаласы дигән исемне яулап, аны лаеклы йөртүенә чын күңеледән шатлануын белдерде. “Гомуми команда нәтиҗәләре буенча 22 зур җиңү, милли көрәш тарихында күрелмәгән күрсәткеч, республика өчен мондый матур эш үрнәкләре бик кирәк иде,”–дип ассызыклап узды. “Гел җиңеп һәм батыр булып яшәгез, әлмәтлеләр!”– диде ул үзенең ялкынлы чыгышын тәмамлап.

Аннары район башлыгы Мәҗит Салиховка спортның әлеге төрен үстерү юнәлешендәге хезмәтләре өчен Татар–башкорт милли спорт көрәше федерациясенең “Алтын значогы”н тапшырды.

Көрәш бәйрәмендә районыбызның горурлыгы булган, милли көрәш батырлары Айвар Билалов, Рузиль Ганиев, Руслан Нургалиев, Ильяс Галимов, Фәнил Мингазов, Булат Вәлиев, Рамил Синякаев, аларның остазлары, милли көрәш тарихы, аның үзешендә лаеклы урын алып торучы тренерлар Илгизәр Димеев, Салават Йосопов, Рим Синякаев, Ильяс Билаловның исемнәре сәхнәдән кабат–кабат яңгырады.

Көрәш бәйрәме үзешчән сәнгать артистлары чыгышлары белән аралашып, матур һәм тантаналы бер бәйрәмгә әверелде.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International