“Татнефть –АЗС үзәге” ҖЧҖ коллективлары арасында узган бәйгегә йомгак ясалды

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе
“Татнефть –АЗС үзәге” ҖЧҖ нең хезмәт коллективлары арасында “Иң яхшы Яңа ел бизәлеше” бәйгесенә йомгак ясалды.

Матур традиция буенча Казан, Әлмәт, Баулы, Самара, Ульяновский һәм Россиянең башка төбәкләрендәге ягулык үзәкләре үз объектларында һәм территорияләрендә бәйрәм күтәренкелеге булдыру өчен бизәү эшләре алып баралар. Әлеге чаралар 2006 елдан бирле оештырыла.

Комиссия нәтиҗәләре буенча агымдагы елда беренче урынга Чувашия филиалының 6 нчы автомобиль ягулыгы станциясе чыккан. Әлмәт филиалының 81 нче ягулык үзәге икенче урында.

Ф. Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International