Журналистлар корпусы җәмгыятьтә мөһим роль уйный

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе
Бүген"Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова катнашында йомгаклау коллегиясе утырышы булып узды.

Әлмәт шәһәренең массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов белән берлектә утырышта видеоконференция режимында катнашты.
Төп доклад белән агентлык җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, Россиянең төбәк һәм милли гаммәви мәгълүмат чараларының бүгенге торышы һәм үсеш перспективалары турында фикер алышу, тәҗрибә алмашу, теманы дөрес итеп яктырту буенча укыту семинарларын үткәрү бурыч итеп куелган.

Ирек Миңнәхмәтов билгеләп узганча, форумда традицион төстә Россиянең 50 ләп төбәгеннән 150 дән артык әйдәп баручы ММЧ вәкилләре катнашачак.Бүгенге көндә Татарстанның гаммәви коммуникацияләр тармагында 5 мең кеше эшли, бу республика халкының 1,5 процент өлешен тәшкил итә. Журналистлар корпусы җәмгыятьтә мөһим роль уйный.
“Татмедиа” Республика агентлыгы тарафыннан позитив иҗтимагый фикер формалаштыру буенча нәтиҗәле эш төзелгән. Ирек Миңнәхмәтов билгеләп үткәнчә, аеруча авырткан яклар булып саналган темаларны ачыклау өчен массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләрне мониторинглау буенча көндәлек эш алып барыла. РФ Финанслар министрлыгы мәгълүматларына караганда, төбәк бюджетына нисбәттә тармакны финанслау өлеше буенча Татарстан РФ субъектлары арасында унберенче урынны били. 2013 нче елда ММЧна дәүләт заказы суммасы 1 миллиард 202 миллион сум тәшкил итә. Дәүләт заказының төп өлешләре ике эре медиахолдингка: “Яңа гасыр” телевидениесенә һәм “Татмедиа” ААҖ нә карый.

“Татмедиа” ААҖнең 1 миллиард 303 миллион сумлык керемендә дәүләт заказы өлеше 30 проценттан гыйбарәт. “Яңа гасыр” телевидениесенең 430 миллион сумлык керемендә дәүләт заказы 70 процентны тәшкил иткән. Бу массакүләм мәгълүмат чаралары керемнәренең саллы өлеше коммерция проектлары һәм реклама хисабына тормышка ашырыла. “Татмедиа” ААҖ рекламасыннан керем 273 миллион сумга, подписка аша 165 миллион сумга тәңгәл булган.
“Заманча гаммәви мәгълүмат чаралары – югары технологияле, финансларны күп сорый торган производство, ул төп фондларга саллы капиталь кертемнәр таләп итә.”, - дип, Ирек Миңнәхмәтов чыгымнарның да зур булуын һәм дөньяның барлык илләрендә дә диярлек ММЧ ларына дәүләт ярдәме күрсәтелүен ассызыклап үтте.

Коллегиядә күтәрелгән мәсьәләләр буенча Әлмәт Башкарма комитеты җитәкчесе җирле массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә кала өчен мөһим булган социаль проектлар әзерләү, газета – журналлар сатып алу, басмаларның электрон вариантларын карау мөмкинлеге булган махсус урыннар булдыру, подписканы арттыру мәсьәләләре турында фикер алышты.

Фәрдия Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International