Чистай районында булган өч бала үлеменә китергән һәлакәт өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре дә җавап бирәчәк

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе
Рифкать Миңнеханов һава шартлары начар булган вакытта ерак юлга чыгудан тыелып торырга киңәш итә

11-12 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә булган юл-транспорт һәлакәтләрендә 12 кешенең гомере өзелде. Аларның тугызы – ике юл фаҗигасе корбаннары. Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсендә әлеге юл һәлакәтләренә багышланган матбугат конференциясе узды. Идарә башлыгы Рифкать Миңнеханов әлеге аварияләрне китереп чыгарган сәбәпләргә җентекләбрәк тукталды.

11 нче гыйнвар, шимбә көнне, Чистай районында, Казан – Оренбург юлының 124 нче километрында, 1975 нче елгы “Мерседес-Бенц” атвомобилен йөртүче, күренүчәнлек чикле булган һава шартларында (ул вакытта буран чыккан), каршы як хәрәкәт полосасының кирәкле дәрәҗәдә буш булуына инанмыйча, алдагы машинаны узарга ниятләгән. Каршыга килгән “Форд Фокус” автомобиле якынлаша башлауга, ул башта узып китәргә теләгән янәшәсендәге “Скания” бензовозына бәрелгән. Нәтиҗәдә, “Мерседес-Бенц” юлга аркылы баса һәм аңа каршыга килүче автомобиль килеп бәрелә.

Фаҗига урынында “Мерседес-Бенц” автомобиле руле артындагы ир-ат, аның 1979 нче елгы тормыш иптәше һәм 10 яшьлек кызы вафат була. Тагын ике балалары – 9 яшьлек кыз һәм 5 яшьлек малай Үзәк район хастаханәсенә алып барган вакытта җан бирә. Иң кечкенә 3 яшьлек кыз Үзәк район хастаханәсенә озатыла. Балалар барысы да арткы утыргычта махсус саклагыч җайланмаларсыз утырып барганлыгы ачыклана..

Рифкать Миңнеханов сүзләренә караганда, әлеге гаилә Пензадан күчеп кайтып, Балык Бистәсендә гомер кичергән. Алар традицион булмаган дин тотучылардан булып, Чистайдагы дин йортыннан гыйбадәт кылып кайтып килешләре булган. “Хатынының, өч баласының үлемендә һәм хәзер бер баласының ятимлегендә ата кеше бары тик үзе гаепле”, - дип ассызыклый Татарстанның баш дәүләт инспекторы. Дөрес, Рифкать Миңнеханов юл хәрәкәте инспекторлары гаебенә дә басым ясады. “Һәлак булган ир-ат Татарстан территориясендә узган елның сентябреннән бирле булып, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен бер тапкыр да җаваплылыкка тартылмаган. Әгәр дә юл инспекторлары аны туктатып, җәзага тарткан булса, бәлки, бу һәлакәт булмас та иде”, - ди ЮХИДИ башлыгы. Ул фаразлаганча, мөгаен, бу ир-атның балалары белән болай махсус җайланмаларсыз беренче тапкыр гына юлга чыгуы булмагандыр.

Кичә, 12 нче гыйнварда исә, 9 сәгать 40 минутта, Мәскәү – Уфа автоюлының 883 нче километрында, “ГАЗель” машинасы белән идарә итүче 24 яшьлек ир-ат, йөк машинасын узарга теләп, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм 31 яшьлек ир-ат идарәсендәге "ВАЗ-2114" автомобиле белән бәрелешә. Бу бәрелүдән соң ике машина да юлдан түбән чыгып оча, һәм “Газель”га ут каба. “Ундүртле” не йөртүче һәм 18, 22 һәм 27 яшьтәге өч пассажир алган җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук вафат була. “ГАЗель” руле артында утырган ир-ат төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр белән Республика клиник хастаханәсенә китерелә. Рифкать Миңнеханов сүзләренә караганда, “ГАЗель” белән идарә иткән егетнең автомобиль йөртү стажы нибары 2 ел гына тәшкил иткән. Бүген журналистларга шушы авария яздырылган видеоязманы күрсәттеләр. ЮХИДИ идарәсе башлыгы шәрехләп үткәнчә, видеоязмада фаҗигадә гаепле булган “ГАЗель” ны йөртүченең тәҗрибәсезлеге аермачык күренеп тора. “Автомобиль белән оста һәм шома идарә итүчегә бәрелүне булдырмыйча, үз полосасына чыгып өлгерергә вакыт һәм ара җитә иде”, - дип саный Рифкать Миңнеханов. Ул хәбәр иткәнчә, “ундүртле” пассажирлары барысы да Түбән Новгородтан булган.

Татарстанның баш дәүләт инспекторы искәртеп узганча, былтыр декабрь аенда 11 кешенең гомерен алып киткән һәлакәтләр кышкы шиналарга күчмәү аркасында килеп чыккан иде. 11-12 гыйнвар көннәрендә булган коточкыч фаҗигаләрдә кеше факторы сәбәпче. Рифкать Миңнеханов ассызыклап узганча, коры, явым-төшемсез көнне аварияләр алай күпләп теркәлми. Һава торышының кисәк үзгәреп торуы, бозлавык хасил булу, һәлакәтләр килеп чыгуга йогынты ясый. Бүген Рифкать Миңнеханов тотрыксыз һава шартларын исәпкә алып, автомобильчеләргә куркынычсыз тизлек сайларга һәм игътибарлы булырга киңәш итте. ТР баш дәүләт инспекторы шулай ук каршы як хәрәкәт полосасына чыгудан тыелып тору, бары тик кышкы шиналарны гына куллану, куркынычсызлык каешларын эләктерү, 12 яшькә кадәрге балаларны бары тик махсус саклагыч җайланмаларда утыртып йөртү әһәмияте турында кисәтә. Шулай ук ул артык ихтыяҗ булмаганда начар һава шартлары хакимлек иткән көннәрдә ерак юлларга чыгарга тыелып тору әһәмиятенә дә басым ясый.

Рифкать Миңнеханов билгеләп узганча, трассада әлеге автомобильләрне күз уңыннан ычкындырган ЮХИДИ хезмәткәрләре җәзага тартылачак. Аның әйтүенчә, бу һәлакәтләр буенча шушы көннәрдә хезмәт тикшерүе алып барыла. Трассада ул көнне эшләгән постлар сораштырыла. ЮХИДИ идарәсе башлыгы, йөк автомобиленең үзен узып баручы җиңел машинаны күреп, аңа юл бирү өчен читкәрәк чыга алган булуын инкарь итми. Ләкин моның өчен, билгеле, җәзага тартып булмый, ди ул. “Халыкка ошыймы-ошамыймы, бернинди хилафлыгы булмаса да, машиналарны туктатачакбыз, җентекләп тикшерәчәкбез. Вәзгыятьне бүтәнчә үзгәртеп булмый. Тизлекне чикләргә мәҗбүр итүче чараларны да максималь төстә эшкә җигәчәкбез. Киләчәктә ясалма тигезсезлекләр дә кулланылачак”, - дип белдерде ул.

“Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International