Сөт җитештерүчеләргә 2014 елда терлек азыгы сатып алырга өстәмә рәвештә 3,2 млрд сум акча биреләчәк
2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе
2014 елда Россиядә сөт җитештерүчеләргә терлек азыгы сатып алу өчен өстәмә рәвештә 3,2 млрд сум акча бүлеп биреләчәк, бу хакта РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте. 2014 елда сөт терлекчелегенә ярдәм максатында җәмгысы 9,5 млрд сум акча җибәрү планлаштырыла.
Әмма терлек азыгы җитешмәү аркасында терлекләрнең баш саны шактый кимү сәбәпле продукция җитештерү 2012 ел белән чагыштырганда 4%ка кимрәк булачак, министрлыкта шулай исәплиләр.