“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына җавап

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе
Сорау: “Без, Югары Мактама авылының С.Хәким урамында яшәүчеләр, урамыбызга газ кертү турында сорарга телибез. Әйтегез әле, безнең авыл 2014 елга “авылны үстерү” программасына кертелдеме, яңа елда газ кертү буенча нинди дә булса эшләр эшләнерме?”.

Җавап. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты болай җавап бирә: 2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга “Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль максатчан программасына кертү лимитларын раслау максатында РТ авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына хат һәм тиешле документлар җибәрелде. Нәтиҗәләре турында сезгә аерым хәбәр ителәчәк”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International