Германия сәламәтлек саклау системасыннан өйрәнергә була

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе
10 гыйнварда “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда белгечләрнең 2013 елның декабрендә сәламәтлек саклау тәҗрибәсен өйрәнү өчен Германиягә барып кайту йомгаклары буенча киңәшмә булды. Анда бару “Татнефть” ААҖнең ярдәме белән оештырылган иде. Стажировкага барган белгечләр анда күргәннәрен хезмәттәшләре белән уртаклаштылар, чит илдәге коллегаларының эшендә үзләрен аеруча таң калдырган нәрсәләр турында сөйләделәр.

Чыгыш ясаучыларның барысы да медсанчастьта дәвалау процессын оештыруны яхшырту буенча үз тәкъдимнәрен җиткерделәр, алар җитәкчелек тарафыннан каралачак, куллануга алу өчен тиешле күрсәтмәләр биреләчәк.

Ирек Бәдретдинов тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International