Яр Чаллыдан Истанбулга самолетлар оча башлады

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе
Әлеге маршрутка Төркия авиакомпаниясе хезмәт күрсәтәчәк. Беренче рейс белән Төркиядән 83 пассажир килсә, ә менә Яр Чаллыдан Истанбулга 64 кеше очты. Әлеге маршрут Чаллы белән Төркия арасындагы эшлекеле мөнәсәбәтләрне җайга салырга булышу максатын да күз уңында тота. Билет бәясе ике якка да 10 мең сум тора. Очышлар атнасына ике тапкыр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә оештырылачак.

Ләйлә Зәйдуллина әзерләде
http://almet-rt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International