Руханилар Татарстан җитәкчелеге белән очрашты

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе
Руханилар Татарстан җитәкчелеге белән очрашты

Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий ТР Президенты Рөстәм Миннехановның Татарстан православие руханилары белән очрашуында катнашты. Очрашу Татарстан митрополиясе бинасында үтте.

Очрашу барышында чиркәүнең җәмгыят тормышындагы ролде, православие мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшләргә тәрбия бирү, шулай ук дин әһелләре әзерләү турындагаы мәсәләләр кузгатылды.

Президент агымдагы мәсәләләрне карап тикшерү өчен якын арада муниөипал районнарның башлыклары катнашында Татарстан митрополиясе руханиларының гомуми җыенын үткәрергә тәкдим итте.

Татарстан Президенты шулай ук соңгы айларда ут төртүләрдән зыян күргән барлык храмнарның торгызылачагын әйтте.

Ирек Бәдретдинов тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International