Әлмәтнең VIVA ансамбле халыкара фестивальдән гран-при белән кайтты

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе
Әлмәтнең VIVA ансамбле фестиваль-конкурсның төп бүләге, гран-прига, лаек булды. Ансамбль шулай ук «Эстрада вокалы. Ансамбльләр» номинациясендә (өлкән төркем) беренче урынга чыкты.

Шәһәрдәшләребез Андрей Денисов («Академик вокал. Соло» номинациясендә 2 урын) һәм Марсель Маннапов («Эстрада вокалы. Соло» номинациясендә 1 урын) чыгышлары белән күпләгән тамашачылар күңелен яуларга өлгерделәр.

Конкурста лауреат булучыларга проектның «Талантлар Салюты» («Салют Талантов») IV суперфиналында катнашу бәхете елмаячак.

Әлеге фестиваль-конкурс 6 гыйнварда Польшаның Закопане шәһәрендә үтте. Бирегә Әлмәт, Выборг, Красногорск, Липецк, Мәскәү, Одинцово, Санкт-Петербург, Сосногорск, Ульяновск, Бургас (Болгария), Тель-Авив (Израиль), Закопане (Польша) кебек шәһәрләдән яшь талантлар җыелган иде.

«Талантлар Салюты» (http://saluttalantov.ru/) – 2008 елда старт алган халыкара проект. Аның кысаларында уку елы барышында Аурупа һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә балалар иҗатының 50 ләп фестиваль-конкурсы уза. Проектның һәр фестиваль сезоны Суперфинал белән төгәлләнә. Бирегә инде уздырылган фестиваль-конкурсларның I дәрәҗәле Лауреатлары гына эләгә. Суперфиналның приз фонды 300 000 сумны тәшкил итә.

http://almet-rt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International