Яңа елда яңача күрергә

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе
Әлмәт үзәк дәваханәсенең офтальмология бүлегендә яңа ел алдыннан гына 6 кешегә катарактаны бетерү операциясе – катаракта факоэмульсификациясе ясалды. Дөньяда танылу алган бу ысулның өстенлекләре бәхәссез: җөйләр салуның кирәге юк, тернәкләнү вакыты кими һәм операциядән соң астигматизм дәрәҗәсе минимумга кала.

Яңача операция ясау буенча Республика офтальмология клиник дәваханәсе табиб-офтальмологы Илсөяр Сабирова мастер-класс үткәрде.

Ирек Бәдретдинов тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International