Рецепт барыбер кирәк булачак

2014 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе
РФ хөкүмәтенең “Россия Федерациясе Хөкүмәтенең наркотик һәм психотроп матдәләр әйләнешенә бәйле кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында”гы карары нигезендә бенең илдә конрольдә тотылырга тиешле, составына наркотик һәм психотроп матдәләр кергән дарулар исемлегеннән кодеин катнашкан кайбер препаратлар төшереп калдырылды.

Әмма бу әле кодеинлы дарулар җибәрү контрольдән алына дигән сүз түгел. Кодеин катнашкан препаратлар әүвәлгечә бары тик рецепт белән генә җибәреләчәк. Кодеинның катнашы күпме булуга карап, рецепт формалары ике төрле була. Икесе дә алсу кәгазьдә, полиграфик эшләнешләре ялган рецепт кулланырга мөмкинлек бирми.

Ирек Бәдретдинов тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International