Татарстанда намаз уку вакытлары астрономик хисапларга туры китереп аныкланачак

2014 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе
Гыйбадәт кылулар системалаштырылачак һәм тәртипкә салыначак дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте.

Намазның төгәл вакытын аныклау бурычы исә Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасына йөкләнде. Бу мәсьәләне галимнәр һәм руханилар озак вакытлар дәвамында караган иделәр. Голәмәләр шурасы рәисе Абдулла хәзрәт Әдһәмов искәрткәнчә, бу мәсьәләгә ата-бабаларыбыз да җитди игътибар биргән. Әмәт мәчете имамы Равил хәзрәт Бикбаев: “Намаз вакытын үзгәртү җиңел түгел. Иң мөһиме, - безнең ниятләребез һәм намаз укучы бөтенесенең ниятләре ишетелүе-барып җитүе”, - дип билгеләп үтте. Имам намаз уку вакытлары астрономик хисапларга туры китереп аныкланасын әйтте. Нәтиҗәдә, Абдулла хәзрәт Әдһәмов ассызыклап әйткәнчә, намаз вакыты алай артык үзгәрмәячәк, ләкин гыйбадәтләр кылу системалаштырылачак һәм тәртипкә салыначак.

http://dumrt.ru


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International