Татарстанда 2014 ел имамы сайланачак

2014 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе
Татарстан Диния нәзарәте пленумы утырышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 2014 елда республикада "Ел имамы" сайланачак, дип белдерде. Иң актив имамга бүләк Хаҗга бару булачак, дип игълан ителде.

Шулай ук Диния нәзарәте 2014 елны дини гореф-гадәтләрне торгызу елы, дип игълан итте.

http://dumrt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International