Янган храмнар кабат торгызыла

2014 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе
Ут төртүдән зыян күргән православие храмнарын кабат төзү яки торгызу эшләре башланды. Мамадыш районының Албай авылында чиркәүнең нигезе салынды инде.

Чиркәүләрнең буралары РТ Президенты Рөстәм Миннеханов кушканга туры китереп Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе әзерләгән эскизлар буенча эшләнә.

Яңа Чишмә районының Ленино авылындагы чиркәүне торгызу өчен Әлмәт урманчылыгы тарафыннан 50 куб метр агач материалы әзерләнде. Бу көннәрдә 8,1х6,8 метрлы төп зур бураның беренче өлешен бурау төгәлләнеп килә.

Ирек Бәдретдинов тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International