Притон оештырган өчен 6 елга утырырга мөмкин

2014 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе
Гыйнвар башында Әлмәт наркоконтроленең “ышаныч телефоны”на шундый хәбәр килде: үзенең исемен әйтмичә, бер кеше күршеләренең ишегеннән тынга каплана торган әшәке ис килеп торуын хәбәр итте. Наркополиция хезмәткәрләре кичекмәстән шунда барып җиттеләр. Хәбәр дөрес булып чыкты: әле яңарак кына мәк орлыгыннан наркотик матдә әзерләнгәне күренеп тора иде. Квартир хуҗасы, аның загссыз яши торган хатыны, тагын ике кеше – һәммәсе дә наркотик кулланган хәлдә, төрле җирдә файдаланылган шприцлар, мәк орлыгыннан бушаган пакетлар, эреткеч шешәләре аунап ята.

Күршеләре бу ир белән хатынның өстәвенә алкоголик та булуын әйттеләр. Берсе наркотикларны саклаган өчен, икенчесе тараткан өчен алар инде моңа кадәр дә хөкем ителгән булганнар. Хәзер кузгатылган җинаять эше буенча алар 6 елга кадәр төрмәгә утырырга мөмкин.

Ирек Бәдретдинов тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International