Район башлыгының киңәшчесе билгеләнде

2014 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе
Әлмәт муниципаль районы башлыгының киңәшчесе итеп Ансель Мирза улы Рахманкулов билгеләнде. Яңа киңәшче белән иртәнге планеркада район башлыгы Мәҗит Салихов таныштырды.

Ансель Рахманкулов 1946 елда Ютазы авылында туган, педагогика институтын тәмамлаган. Озак еллар партия-совет эшендә эшләгән. 1991-2005 елларда ул - Россия Саклык банкының Баулы бүлеге идарәчесе, 2005-20013 елларда Әлмәттә шундый ук эштә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International