Әлмәттә 24 пенсионерны алдаган кырыгалдарны тоткарлаганнар

2014 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе
Әлмәт Эчке эшләр идарәсенең Тикшерү бүлеге тарафыннан 41 яшьлек массаж салоны хезмәткәренә карата ачылган җинаять эше судка җибәрелде.

Шәһәрнең массаж салоннарының берсендә сатучы-консультант булып эшләгән әлеге ханым клиентларны алдауда һәм аларның акчаларын алуда гаепләнелә.

Процедуралар узган пенсионер-клиентларга кырыгалдар массаж ясау җайланмаларын сатып алырга тәкъдим итә. Ризалыкларын алу белән үк сатучы алардан әлеге товар өчен 100% күләмендә акча алган. Үз чиратында исә, товарны бернинди каршылыкларсыз китереләчәген вәгъдә иткән. Акчаны үз файдасында кулланган.

2 ел эшләү дәверендә ул 24 пенсионерны алдарга өлгергән. Барлык китерелгән зыян 2 млн сум тирәсе. Үзенә кергән «керем»не ул “тиенләп” җыйган. Мал-мөлкәткә салынган зыян 5000нән 1 миллион сумга кадәр тәшкил итә.

Полиция хезмәткәрләре фикеренчә, зыян күргән кешеләр исемлеге моның белән генә төгәлләнми. Әлеге ханымнан зыян күрүчеләр булса, Әлмәтнең Эчке эшләр идарәсенә мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз.


(8553) 32-62-32, 02 яки Эчке эшләр идарәсенең ышаныч телефоны 291-20-02.

http://www.almet-rt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International