Әлмәт халкы ишәя

2014 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе
2013 елда Әлмәттә халыкның табигый үсеше 788 кеше тәшкил итте, бу 2012 ел белән чагыштырганда 48 кешегә кимрәк. ӘМР Советы аппаратының җитәкчесе Ринат Шәйхатаров бу хакта район башлыгының иртәнге планеркасында хәбәр итте.

ЗАГС идарәсе мәгълүматларына караганда, 2013 елда 3166 бала, ягъни 2012 ел белән чагыштырганда 4 бала артыграк туган. Үлүчеләр 788 кеше булган, бу алдагы ел белән чагыштырганда 46га күбрәк.

Рәсмиләштерелгән никахлар саны 104 кә арткан, 2013 елда 1830 пар туй ясаган. Әмма аерылышучылар саны да арткан, ел дәвамында 915 пар аерылган.

Ирек Бәдретдинов тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International