Әлмәт полициясе тарафыннан эзләүдә булган 1990 елгы егет Казанда тоткарланган

2014 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе
Бер тәүлектә республика полиция хезмәткәрләре 21 җинаять эшен ачкан.

ТР буенча ЭЭМның җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре “Восстание” тимер юл станциясе территориясендә беркайда да эшләмәүче Чаллыда яшәүче1982 елгы ир-атны тоткарлаган. Ул 2013 елның 29 апреленнән бирле Россия ЭЭМның Чистай районы округы буенча “Ришвәт бирү” маддәсе буенча федераль эзләүдә булган.

Казанның Идел буе районында участок полиция хезмәткәре даими яшәү урыны булмаган 1990 елгы егетне тоткарлаган. Ул шулай ук 2013 елның 9 апреленнән бирле Россия ЭЭМның Әлмәт районы округы буенча “Урлау” маддәсе буенча федераль эзләүдә булган.

Татарстан башкаласының Совет районында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре хөкем ителү срогы төгәлләнмәгән беркайда да эшләмәүче 1992 елгы егетне тоткарлаган. Ул 2012 елның сентябреннән бирле РФ ҖК ның “Үзләштерү яки сарыф итү” маддәсе буенча федераль эзләүдә булган.

Тагын эзләүдәге 3 кеше Чаллыда, Яшел Үзәндә һәм Биектауда тоткарланган. Алар барысы да урлауда шикләнелә.

Бер тәүлектә республика полиция хезмәткәрләре 21 җинаять эшен ачкан, алар арасында үтерү, сәламәтлеккә авыр зыян китерү, талау, урлауның 15, машина урлауның 2 очрагы бар. Шулай ук корал алуның 2 һәм наркотик матдәләр алуның 5 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.

http://www.almet-rt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International