- 2014 елда музыка көллияте үзенең 50 еллыгын бәйрәм итә, – дип сүз алды көллият директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Гүзәл Еремеева. – Без үзебезнең чыгарылыш белән горурлана алабыз. Уку йортын тәмамлаучылар республика, Россиядә генә түгел, хәтта чит илләрдә дә хезмәт куялар. Алар арасында танылган җырчы-музыкантлар, директорлар, укытучылар, кафедра җитәкчеләре бар. Юбилейның Мәдәният елына туры килүенә мин шат. Бу безнең тарафтан яңа биеклекләр яуларга стимул булачак.