Халык күзе күпне күрә

2014 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе
Гыйнварның беренче ун көнендә нефть башкаласында яшәүчеләр “Халык контроле” ачык электрон ресурсына 7 мөрәҗәгать урнаштырган.

“Сайланма кешеләр өчен генә парковка” дигән мөрәҗәгатьне 41 кеше яклап чыккан. Шәһәр кешеләре машиналарын яшел газоннарда һәм балалар мәйданчыкларында куеп калдыручы кешеләргә бик ачулы.

Торак кварталларны төзекләндерү проблемалары да актуаль кала. Ишек алларын җыештырмау, урам утларының янмавы, җәяүлеләр йөри торган юлларга ком сибелмәү кебек проблемалар кузгатыла.

Ирек Бәдретдинов тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International