Атналык планерка

2014 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов шәһәр активы белән атналык планерка үткәрде. Планерканы ачып, ул матбугат вәкилләрен Россия җурналистикасы көне белән котлады. Аннары ул депутатлар арасыннан район башлыгының киңәшчесе итеп Ансель Мирза улы Рахманкуловның билгеләнүен хәбәр итте.

Район башлыгы Россиядә 2014 елның Мәдәният елы дип игълан ителүен искә төшерде. Әлмәт районында Мәдәният елына багышланган барлык чаралар район башкарма комитетында эшләнгән комлекслы план нигезендә үткәреләчәк.

Үткән атнага йомгак ясап, Мәҗит Салихов 10 гыйнварда ремонт бара торган район мәдәният йортында булуын әйтте, ул яңартылганнан соң “Иске Әлмәт” мәдәният йорты дип аталачак. Реконструкция “Татнефть” ААҖ акчасына башкарыла. Бүгенге көнгә анда инде 30 миллион сумлык эш башкарылган, хәзер эчке бизәү эшләре бара.

Алдагы көнне район башлыгы шулай ук “Яшьлек” һәм “Көнбатыш капка” районнарында төзелә торган балалар бакчаларында булган иде. Планеркада ул бу ике бакчаның быел җәйгә төзелеп бетәргә тиешлеген әйтте. Хәзерге көндә шәһәр генпланы нигезендә “Көнбатыш капка” районында 140 урынлы һәм “Дуслык” районында 260 урынлы тагын ике балалар бакчасы проектлаштыру күздә тотыла.

12 гыйнварда Мәҗит Салихов Әлмәт шәһәрендә “Гөлсинә” мәчете ачылу уңаеннан үткән тантанада катнашты.

Ирек Бәдретдинов тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International