Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Болгарда Мәүлид кичәсе үтте
2014 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе
12 гыйнварда Болгарда “Ак мәчет”тә Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган Мәүлид кичәсе үтте.
Бәйрәмне ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештырды.
Болгарда узган тантаналы чарага ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләр советы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президентының дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе башлыгы Илнур Гатауллин, бөтен Россиядән дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Шулай ук әлеге чарада Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов та катнашты.
Чара Коръән сүрәләре уку белән башланып китте. 2 гыйнварда һиҗри календаре буенча мәртәбәле айларның берсе – Рәбигуль-әүвәл ае башланды. Бу ай Пәйгамбәребез Мөхәммәд туган ай. "Мәүлид" сүзе гарәпчәдән "туу", “Мәүлид ән-Нәби” Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тууын аңлата. Мөхәммәд Пәйгамбәр Рабигуль-әүвәл аеның 11нән 12сенә каршы кичендә (быел милади буенча 12 нче гыйнвардан 13енә каршы кичкә туры килә) дөньяга килгән. Мәүлид бәйрәме – сөекле Пәйгамбәребезне искә алу, ул көнне шатлык белдерү өчен үткәрелә торган мөселман чарасы. Ай дәвамында Татарстан мәчетләрендә һәм мәдрәсәләрендә Пәйгамбәребезгә багышланган дини мәҗлесләр үткәрү, мохтаҗларга ярдәм итү кебек чаралар уздыру каралган. Болгарда уза торган чара Мәүлид уңаеннан төп бәйрәм чараларыннан санала. Анда җитәкчеләр, төрле төбәк мөфтиләре бәйрәм белән тәбрикләде, дин әһелләре догалар укыды, салаватлар әйтте, мөнәҗәтләр һәм “Мәүлидүн-нәби” касыйдәсен (Пәйгамбәргә багышланган поэма) башкарды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, бәйрәмгә җыелучыларны ислам сәламе белән сәламләп, Мәүлид белән котлады. Ул ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне саклап калу зарурлыгын билгеләп үтте. "Бүгенге бәйрәм динебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне саклау юнәлешендә эш алып барылуын күрсәтә. Республикада зур уңышларга ирешәбез, әмма бер икътисад белән генә булмый. Әгәр без милләтебезне, динебезне сакламасак, безнең киләчәгебез юк", - диде Президент, Мәүлидкә килүчеләргә чын күңелдән рәхмәт белдереп. Ул шулай ук бәйрәмгә кадәр узган киңәшмәдә Болгарны бөтен Россия мөселманнары һәм кунаклар өчен тагын да кызыклы итү зарурлыгы турында фикерләшүләрен белдерде.
Минтимер Шәймиев исә, Болгарда алып барылган эшләр нәтиҗәсендә, бүген "Ак мәчет"тә Мәүлид бәйрәмен уздыруның мөмкин булуын билгеләп үтте. Мөхәммәд пәйгамбәрнең мөселманнар өчен изге шәхес булуын белдерде.
Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин бүген олы көн булуын - бөтен дөньяны шатландыру өчен җибәрелгән Мөхәммәд пәйгамбәрнең дөньяга килгән көне булуын билгеләп үтте. Мәүлидне инде 1425 ел дәвамында бәйрәм итүләрен белдерде. "Бездә бу көнне бәйрәм итикме-юкмы дигән сорау юк. Чөнки Аллаһ илчеләрендә гөнаһ юк. Шул үрнәк белән мөселманнар һидаятькә ирешкәннән бирле, аны хөрмәтлибез" - диде ул, мөселманнарга бергә, бердәм яшәү зарурлыгын искәртеп.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин да үз чыгышында бердәм булу зарурлыгына басым ясады. Бердәм булып, Болгарга Мәүлидкә җыелуларын искәртте. Алга таба да шулай булуын теләп калды.
Россия мөфтиләре советы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов, Мәүлидкә җыелучыларга җитәкчеләре Равил хәзрәт Гайнетдиннең котлавын җиткерде. "Без - мөселманнар Мөхәммәд Пәйгамбәрнең үрнәгенә ияреп, сабырлык, игелеклелек, мәрхәмәтлелек сыйфатларын тәрбияләргә тиешбез. Хәнәфи мәзһәбе буенча бөтен ай буена Мөхәммәд Пәйгамбәрнең изге эшләре турында сөйләнелә, Мәүлидләр укытыла, салаватлар әйтелә. Бу бәрәкәтле көннәр барыбызга да тынычлык, иминлек сорыйбыз", - диде урынбасар.
ИА «Татар-информ»
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз