Әлмәт шәһәрендә “Гөлсинә” мәчет-мәдрәсәсе ачылды

2014 елның 12 гыйнвары, якшәмбе
Бүген тантаналы рәвештә Әлмәт шәһәрендә “Гөлсинә” мәчет-мәдрәсәсе ачылды. Әлмәт муниципаль районы Башлыгы Мәҗит Салихов халыкны Мәүлид ае һәм яңа мәчет-мәдрәсә ачылу белән тәбрикләде. Ул төзелешкә зур өлеш керткән предприятия җитәкчеләренә һәм шәхси эшмәкәрләргә рәхмәтләрен җиткереп Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты Мактау грамоталарын тапшырды. Шулай ук Мәҗит Хәҗипович яңа мәчет-мәдрәсәгә зур келәм бүләк итте. “Гөлсинә” мәчет-мәдрәсәсе төзелешен оештыручы Зиннур хәзрәт Шәйхетдинов төзелешнең тиз арада баруын билгеләп үтте. Төзелеш 2013нче елның июнь аенда башланып сентябрь аенда төгәлләнгән. Мәдрәсәдә укулар 1нче октябрьдән башланган. Бүгенге көндә биредә 5 төркем белем ала.

Тантаналы ачыштан соң бәйрәм янәшәдә урнашкан “Зиннур” мәчетендә дәвам итте. Бәйрәмне “Зиннур” мәчете имамы Азат хәзрәт Хәмитов Коръән укып башлап җибәрде. Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Мәүлид бәйрәменең – Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнен билгеләп үтүнең әһәмиятен аңлатты. “Мәүлид кичәсендә догалар уку, тыңлау, дини мәҗлесләр корып салаватлар әйтү, хәер-догалар өләшү – Бөек Раббыбыз һәм Аның рәсүленә карата ихласлыгыбызны күрсәтә, пәйгамбәребез туган кичәне хөрмәт итү булып тора”, - дип ассызыклады Фәһим хәзрәт.

Әлмәт муниципаль районы Башлыгы Мәҗит Салихов халыкны Мәүлид бәйрәме белән тәбрикләде, шушы уңайдан республикада, безнең районыбызда күп төрле чаралар узуын билгеләп үтте.

Чыгышлардан бәйрәм мул табыннар артында дәвам итте.

Энҗе Хасаншина
Руслан Бажутов фотолары
Әлмәт муниципаль районы Башлыгының матбугат хезмәте



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International