Әлмәт республикада гамәлдә булган 25 социаль программаның 22 сендә катнаша

2014 елның 10 гыйнвары, җомга
Быел республикада 25 социаль программа тормышка ашырылачак. Әлмәттә булып узган эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Мәҗит Салихов Әлмәтнең аның 22 сендә катнашачагын белдерде.

Мисал өчен, быел да 155 мең квадрат метр торак төзү бурычы тора, шуның 58 меңнән артыгы - социаль ипотека буенча. Җимерелергә торган йортларда яшәүчеләрне күчерү шулай ук дәвам итәчәк. Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау исемлегенә 35 йорт кертелгән. Мәктәпләрне, табиблык амбулаторияләрен дә республика программасы буенча ремонт көтә.

 “Әлмәт таңнары”
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International