“Нефтяник” командасының уңышлары

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе
“Нефтяник” өчен соңгы уеннарның берсе “Саров” ХК белән булды. Киеренке көрәштә җиңү әлмәтлеләр ягында иде. 52 нче минутта безнең команданың уенчысы Игорь Зимин булган мөмкинлектән мастерларча файдаланып, икенче гол кертте. Барлыгы 35 уен уздырып, “Нефтяник” 55 балл туплады һәм турнир таблицасының 12 юлына күтәрелде. Чираттагы уен 14 январь көнне Әлмәтнең боз сараенда, “Көньяк Урал” командасы белән булачак.

“Нефтяник” клубының матбугат үзәге
Ф. Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International