Гомуми шәһәр планеркасы вакытында район башлыгы Мәҗит Салихов бүләкләр тапшырды

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген гомуми шәһәр планеркасы вакытында район башлыгы Мәҗит Салихов Әлмәт шәһәренең социаль – икътисади үсешенә керткән өлеше һәм һәм күпьеллык хезмәтләре өчен Әлмәт шәһәре буенча Федераль куркынычсызлык хезмәте ветераны Мөхәммәт Мөхәммәтшинга, Федераль куркынычсызлык хезмәте Әлмәт бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәрхәт Миннекаевка Әлмәт шәһәренә 60 ел юбилей билгеләрен тапшырды. Нефтьчеләр башкаласында эшчәнлек алып баручы күп кенә оешма һәм предприятие җитәкчеләре Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек һәм чараларны уздыруда активлык күрсәткәннәре өчен Башкарма комитет һәм Советның Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Бөтенроссия Премия оештыру комитеты тарафыннан “Көньяк–Көнбатыш” реабилитация–производство предприятиесе “2013 елның иң намуслы салым түләүчесе” исеменә лаеклы дип табылган.

Ф.Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International