Россиялеләргә хезмәт хакын атна саен бирә башларга мөмкиннәр

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Әлеге закон проектын Дәүләт Думасында гыйнвар башында караячаклар.

Документ авторлары: депутатлар – Ярослав Нилов һәм Елена Афанасьева. Оешмаларның хезмәткәрләргә булган бурычыннан менә шул рәвешле коткарырга уйлый алар. Әлеге закон проектыпрофсоюз оешмалары фикерләрен истә тотып эшләнгән.

“Профсоюз оешмалары мәгълүматлары буенча, хезмәткәрләрнең хезмәт хакларын вакытында түлүмәү иң зур проблемаларның берсе булып кала бирә”, - ди авторлар. 2011 елда оешмаларның хезмәткәрләргә гомуми бурычы 2 млр. 389 меңне тәшкил иткән.
Хезмәт Кодексы буенча хезмәт хакы аена 2 тапкыр түләнергә тиеш. Яңа закон проекты авторлары Хезмәт Кодексына үзгәреш кертеп, хезмәт хакын атна саен түләтергә уйлыйлар.
Тулырак мәгълүматны ТР Финанс министрлыгының рәсми сайтында укый аласыз.

http://www.tatpressa.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International