Шахмат буенча Яңа ел турниры

2014 елның 7 гыйнвары, сишәмбе
5 январь көнне Әлмәт шәһәренең шахмат мәктәбендә Яңа ел уңаеннан традицион ярышлар узды. Акыл белән көч сынашу ир- атлар, хатын –кызлар, 60 яшьтән өлкән ветераннар, 16 яшькә кадәрге кызлар һәм малайлар арасында оештырылды. Турнир түгәрәк системасы буенча 11 турда узды, 32 кеше катнашты. Хәлиткеч ярышлардан соң һәрбер категория буенча иң күп очко җыйган җиңүчеләр ачыкланды. Ир- атлар арасында беренчелекне Летуновский Александр (Казан), хатын –кызлар арасында Юхина Эльмира (Лениногорский), ветераннар арасында Арютин Леонид (Лениногорский), малайлар арасында Җамалиев Рузат ( Әлмәт), кызлар арасында Фролова Дарья (Лениногорский ) яулады.

Мәгълүмат шахмат мәктәбеннән алынды.
Ф. Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International