Әлмәт “Иң матур бизәлгән үзәк Яңа ел чыршысы” республика бәйгесендә катнаша

2014 елның 4 гыйнвары, шимбә
Татарстанның муниципаль районнары арасында “Иң матур бизәлгән үзәк Яңа ел чыршысы” бәйгесе башланды. Аны ТР Иҗтимагый палатасы һәм ТР муниципаль берәмлекләр Советы оештыра. Бәйге 30 декабрьдән 3 февральгә кадәр дәвам итчәк.

Бүген әлеге бәйге кысаларында Әлмәттә махсус комиссия булып китте. “Әлмәт шәһәре” башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков озатуында алар үзәк чыршы куелган нефтьчеләр мәйданында, шәһәр паркында булдылар.

Бәйгенең шарты буенча чыршы гына түгел, тирә –як территория, аларның утлар белән сәнәги бизәлеше, кардан, боздан ясалган сыннар, бәйрәм кәефен яңача һәм оргиналь алымнар кулланып булдыруга юнәлдерелгән чаралар бәяләнә. Болардан тыш, халыкта әлеге ял һәм күңел ачу үзәгенең никадәрле популяр булуы интерактив сорашу ярдәмендә ачыкланачак. Һәркем үзенә ошаган чыршы өчен тавыш бирә ала.

Бәйгенең приз фонды 5 млн 250 мең сум. Беренче урын өчен -1 млн. сум, икенче урын өчен -500 мең сум, өченче урын өчен -250 мең сум биреләчәк.

Рәмилә Хәмидуллина
Ф.Хәсәнова әзерләде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International