“Нефтяник” командасыннан Юрий Петров иң яхшы голкипер булып танылды

2014 елның 4 гыйнвары, шимбә
Югары хоккей лигасының иң яхшы уенчыларын ачыклау, Бөтенроссия 2013-2014 елгы хокей сезонында булган уеннарның статистик анализы һәм аерым белгечләрнең фикере буенча “иң яхшы капкачы”, “иң яхшы саклаучы” , “ иң яхшы хөҗүм ясаучы”, “Лига ышанычы” номинацияләре җиңүчеләре ачыкланды.

Иң яхшы голкипер булып “Нефтяник” командасыннан Юрий Петров танылды. Команда узган атнада уйналган матчларда гына да үз капкасына бирелгән алкаларның 94, 8 процентын кире кагып, җиңүгә иреште.

“Нефтяник”клубының матбугат үзәге
Ф.Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International