Район башлыгы Мәҗит Салихов төзелеш объектларындагы эш барышы белән танышты

2014 елның 3 гыйнвары, җомга
Бүген Әлмәт муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов “Көнбатыш капка” һәм “Яшьлек” микрорайоннарында төзелеш объектларында булып эш барышы белән танышты. “Яшьлек” микрорайонында республика программасы кысаларында гамәлгә куелучы балалар бакчасы 260 урынга исәпләнгән. Хәзерге вакытта бетоннан стеналар күтәрелә, объектта 21 кеше эшли.

“Көнбатыш капка” микрорайонындагы мәктәпкәчә яшьтәге учреждениенең төзелеше 2013 елның февраль аенда башланган. Бакча төзелеше тәмамланган диярлек, бина эчендәге эшләр дә төгәлләнү алдында. Объектта 27 кеше эшли.

Район башлыгы һәр ике объектта да эшләрне ике сменада оештырып, билгеләнгән графиктан калышмаска кирәклеген ассызыклады.

Ландыш Сибгатуллина
Ф.Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International